Главная /

Тарих

Казан дәүләт аграр универитеты – бай тарихи традицияле Идел буе һәм Рәсәйдәге иң борынгы уку йортларының берсе. Казандагы авыл хуҗалыгы мәгарифенең чишмә башы Н.И. Лобачевский, А.М. Бутлеров, Н.П. Вагнер, М.Я. Киттара, Н.Я. Гордягин, И.В. Тюрин, В.П. Мосолов, И.В. Утей, Б.И. Горизонтов һ.б.ш. атаклы рус галимнәреннән үк башлана. Территориясе ягыннан бик зур һәм авыл хуҗалыгы ягыннан мөһим саналган Идел буе регионында бер генә дә югары авыл хуҗалыгы белеме бирүче уку йорты булмаган. Шуңа күрә дә Н.И. Лобачевский, Е.С. Фальков, А.Н. Остряков, Ф.Т. Дяткин кебек җәмгыятьнең алдынгы эшлеклеләре, профессорлар тарафыннан борынгы культура һәм фән үзәге булган Казанда югары авыл хуҗалыгы мәктәбен ачу турында мәсьәлә куелган.1918 нче елның 25 нче ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. Урман факультетының беренче деканы профессор А.А. Юницкий  була. 1922 нче елның 22 нче маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урман бүлекләреннән мөстәкыйль  Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.

Яңа аграр вузның башында шул заманның данлыклы галимнәре тора. Институтның беренче ректоры проф. Н.Н. Парфентьев 1911 нче елда югары математика магистры исемен ала, ә 1912 нче елда Лобачевский исемендәге алтын медальгә лаек була. РСФСРның халык мәгарифе комиссары А.В. Луначарскийга ул болай дип яза: “Институтта гомуми белем бирү бик әйбәт куелган, чөнки институтта борынгы Казан университетының физика-математика факультетының бөтен коллективы да диярлек эшли...” Бу чыннан да шулай була. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы бүлегендә аналитик химияне проф. А.М. Васильев, ботаника һәм үсемлекләр систематикасын проф. А.Я. Гордягин, югары математика һәм механиканы проф. Н.Н. Парфентьев, геодезияне – проф. М.А. Грачев, геологияне – проф. М.Э. Ноинский, зоологияне – проф. Н.А. Ливанов, болынчылык һәм сазлык белемен – проф. В.П. Ищеряков, микробиология һәм фитопатологияне – проф. А.П. Пономарев, минералогияне – проф. Б.П. Кротов, органик булмаган химияне – проф. А.Я. Богородский, гомуми һәм хосусый терлекчелекне – проф. В.Г. Беляев, җир белемен – проф. Ф.В. Чириков, авыл хуҗалыгы машиналары белемен – проф. Б.И. Горизонтов, авыл хуҗалыгы икътисады һәм статистикасы, авыл хуҗалыгын һәм исәп-хисап эшен оештыруны – проф. Ф.Т. Дитякин, физика һәм метерологияне – проф. В.А. Ульянин, хайваннар физиологиясен – проф. А.Ф. Самойлов һ.б. укытканнар.

1924 нче елда проф. С.П. Вострокнутов тарафыннан авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы ачыла. Монда ул “Авыл хуҗалыгы машина белеме” курсын укый. Соңрак нәкъ шушы кафедра базасында механикалаштыру факультеты оеша.

1925 нче елда селекция һәм орлыкчылык кафедрасы оеша. Аны РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор П.М. Тихонов җитәкли.

1926 нчы елның маенда институт бүлекләре:

а) үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгын оештыру секцияләре белән авыл хуҗалыгы факультетына;

б) урман факультетына әйләнә.

1926 нчы елда урман факультетының чыгарылыш студентлары арасында киләчәктә галим, химик-органик, СССР ФА академигы, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Б.А. Арбузов “Опыт применения химических методов и определению смол и скипидаров из Pinus silvetris”  темасына диплом эше язып яклый.

1927 нче елның җәендә безнең институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы каршында машина сынау станциясе булдырыла. Бу станция безнең илебез генә түгел, шулай ук чит илнең күп кенә заводлары машиналарына сынау үткәрә. Шунысы кызыклы: 1927 нче елда проф. С.П. Вострокнутов – авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасына нигез салучы – Германиядә стажировка үтә, авыл хуҗалыгы машиналары төзү заводларында була һәм Рейн – Металл фирмасының печән чабу җайланмасы белән бүләкләнә. Агрономия факультетының II һәм III курс студентлары ярдәмендә һәм ассистент Г.Ф. Захарченко белән берлектә Ферма 2 нче территориясендә авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм сынап карау өчен уку полигоны ясый.

Шушы полигон базасында 1929 нчы елда Татарстанда беренче машина сынау станциясе оеша. Машиналарны сынап карауда Коновалов И.Д., Антонов Н.В., Афанасьев С.К., Важинский А.В. кебек студентлар катнаша. Соңрак алар авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында укытучы булалар.

1927 нче елның 11 нче октябрендә интситутка татар яшьләренә “яшел ут” ачкан төрки-татар рабфагы кушыла. Шуңа бәйле рәвештә 1927 нче елдан алып 1929 нче елның январенә кадәр татар студентларының саны 4,6 дан 11,4 % ка арта. Бу – 2,5 тапкырга үскән дигән сүз.

1929 нчы елдан алып институтның хезмәткәрләре һәм студентлары авыл хуҗалыгын коллективлаштыру эшенә керешәләр. Алар әйтүенчә, бу уңыш өчен көрәш була. Бу эштә активлардан декан В.П. Мосолов җитәкчелегендәге агрономия факультеты санала. Шул ук елны институтта трактор сатып алу өчен акча җыю игълан ителә. “Тимер атны” тантаналы рәвештә “Алга” колхозына бирәләр.

1930 нчы елда институт 2 вузга бүленә: урман-техник (Йошкар-Ола шәһәре) һәм авыл хуҗалыгы институты (Казан шәһәре). Шулай итеп, 1930 нчы елда институт составына бары тик бер генә – агрономия факультеты гына керә. 1933 нче елның көзендә Казан авыл хуҗалыгы институтына зоотехника факультеты дип үзгәртеп сөт хуҗалыгы институты кушыла. Соңрак бу факультет Казан ветеринар институтына бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында институт коллективы Ватанны саклау юлына баса. 1941 нче елда 52 студент һәм ректор Анисимов җитәкчелегендә укытучылар фронтка китә. Сугышның авыр елларында да институт югары квалификацияле белгечләр әзерләүне дәвам итә. Сугыш елларында институт ректорлары булып А.К. Вершинин һәм В.К. Голосов эшли. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиләк-җимеш – яшелчә (1943–1948), агроурманмелиорация факультетларында (1949–1955) студентлар әзерләү эше алып барыла. Сугыштан соңгы елларда КДАХИ ректоры булып С.Н. Коньков эшли. 1950 нче елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру дигән яңа факультет ачыла. Декан итеп И.В. Коновалов сайлана. 1961 нче елда икътисад факультеты ачыла.  Деканы С.И. Кагункин була. Озак еллар дәвамында (1965–1992) җитәкче кадрлар авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшләп килә (Проректор Г.Ф. Мамаков).

Мәгариф һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карары нигезендә 1995 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре уку­-фәнни үзәк буларак академия статусы бирелде. 1996 нчы елдан академия, хәзер университет белән Җ.И. Фәйзрахманов җитәкчелек итә.

Хәзерге вакытта академия структурасына Норлат шәһәрендәге филиал, Баулы, Буа, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендәге вәкиллекләр керә. Шулай ук монда вузга керү өчен әзерлек факультеты, аспирантура, диссертация советы, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, тәҗрибә кыры, уку-фәнни җитештерү үзәге, китапханә, музей, информацион технологияләр үзәге бар.

2006 нчы елның 27 августында академия “Казан дәүләт аграр университеты” дигән яңа статус алды.

Авыл хуҗалыгы фәнен үстерүдә университет галимнәренең һәм студентларының өлешләре зур һәм күпкырлы. Университетның фәнни казанышлары ТР да гына түгел, Россия Федерациясендә дә практик яктан кулланылышта.

Университетның престижы югары. Аны тәмамлаган студентлар абруй казаналар һәм туган вузыбызның данын арттыралар.