Главная /

Университетның бүгенгесе

1922 нче елның 22 нче маенда Политехник инситутының авыл хуҗалыгы факультеты һәм Казан университетының урман факультеты кушылу нигезендә Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты оеша. Үткәнгә күз салсак, институт структурасы бер генә тапкыр үзгәреш кичерми. Төрле елларда зоотехника, җимеш-яшелчә, агроурманмелиорация факультетларында әзерлек алып барыла. 1995 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә эре уку-фәнни үзәк буларак академия статусы бирелә. Алга таба да академиянең стабиль һәм динамик үсеше, киң спектрлы белгечләр буенча авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирерлек тупланган укыту һәм потенциал, үсеш алган фәнни-техник база – 2006 нчы елның 6 нчы июленнән РФ мәгариф һәм фән Министрлыгының Мәгариф һәм фән сферасында күзәтүчелек Федераль хезмәте Аккредитацион Коллегиясенең карары өчен нигез булды (27 нче июль боерыгы. Казан дәүләт аграр университеты дигән яңа исем РФнең Авыл хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан бирелде. (238 нче номерлы боерык, 2006 нчы елның 16 нчы августы)).Хәзер КДАУ эре уку-фәнни үзәк булып исәпләнә. Университет составында Икътисад институты һәм 4 факультет: агрономия, урман хуҗалыгы һәм экология, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, техник сервис факультетлары бар. Университетта белгечләр әзерләү 16 белгечлек буенча алып барыла, лицензия алуга тагын 3 яңа белгечлек тәкъдим ителгән. 2006 нчы елның 1 сентябренә студентларның гомуми контингенты 5567 кеше исәпләнә (3393 – көндезге уку бүлегендә һәм 2174 – читтән торып уку бүлегендә). Университетның Норлат шәһәрендә үз филиалы һәм Баулы, Бөгелмә, Буа, Минзәлә шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы техникумнары һәм лицейлары базасында вәкиллекләре бар.

Соңгы 5 ел эчендә ел саен белгечләр чыгару 637 дән 858 кешегә артты, ә 84 ел яшәү дәверендә авыл хуҗалыгы өчен 26 меңнән артык белгеч әзерләнгән. Алар – агрономнар, инженер-механиклар, экономистлар, бухгалтерлар, урман эше инженерлары.

Эффектив профориентацион эш алып барру һәм абитуриентларны сыйфатлы итеп сайлау университетка керү өчен стабиль югары конкурс тәэмин итәләр. Соңгы 5 ел эчендә максатлы юнәлеш белән кабул ителгән студентлар саны күзгә күренеп артты. 2006 нчы елда бу күрсәткеч студентларны бюджет урыннарга җыю санының якынча 70%-ын тәшкил итте, ә конкурс – бер урынга 4,5 кеше иде.

Илебезнең һәр яңа үсеш этабында югары квалификацияле кадрлар һәм фәннең роле көчле һәм хәлиткеч булып кала бирә. Дөнья һәм ил базарының катгый конкуренция шартларында, шул исәптән азык-төлек базарында да республикабызның кадрлар һәм фәнни потенциалын җәлеп итмичә торып экономиканы тамырдан үзгәртү мөмкин түгел.

Бай фәнни потенциал һәм кирәкле материаль-техник базасы булган Казан дәүләт аграр университеты республика һәм регионнар, Урта Идел буе АПКсын һәм урман хуҗалыгын югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.

КДАУның 36 кафедрасында регионда иң яхшы саналган белгечләр укыта, алар арасында 11 академик һәм әгъза-корреспондент, аларның 6сы – дәүләт һәм 5се – төрле иҗтимагый академияләрдән; 60 фән докторы, шуларның 51е профессор исемен йөртә; 174 фән кандидаты, аларның 162се – доцент. 60 педагогтан артыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек, шуларның 4се – РФның һәм 11е – ТРның атказанган фән эшлеклеләре. Университетның Фәнни-тикшеренү эше 18 юнәлештә алып барыла: икътисад, АПК белән идарә итү, исәп-хисап, җир эше һәм үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, техник сервис һәм электрификация, табигатьтән файдалану, урман хуҗалыгы һәм экология, социаль һәм гуманитар фәннәр. Университетта соңгы елларда үзләренең тикшеренү өлкәләрен киңәйтергә өлгергән 22 фәнни мәктәп эшләп килә. Университетта аспирантлар әзерләү 22 белгечлек буенча, гамәлгә ашырыла, 3 диссертацион совет эшли.

Университет хезмәткәрләренең фәнни эшкәртмәләре ел саен Халыкара, региональ, республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә тәкъдим ителә. Аларның җиңүләре төрле дәрәҗәдәге күпсанлы дипломнарда чагыла. Соңгы 5 елда Халыкара һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә 35 алтын, көмеш һәм бронза медальләре алынды.

Лабораторияләр, бизнес-структуралар, тәҗрибә-җитештерү хуҗалыклары, кафедралар ярдәмендә җитештерү һәм АПК бизнес-структурасы белән фәнни-техник хезмәттәшлекнең яңа формалары барлыкка килә. Безнең партнерлар рәтендә “Алтын башак” – Агросоюз, ГУП “Майский” агрокомбинаты, ОАО “Саба”, “Сосновоборский” дуңгыз үстерү комплексы, Саба һәм Арча урман хуҗалыклары, ФГУ “ТР үсемлекләр саклау станциясе”, ФГУ “Татарский” агрохимик хезмәт үзәге, ААҖ “Татарстан бәрәңгесе” ассоциациясе”, “Агросила-Татэнерго”, “Бирюли” ҖЧҖ, “Нур-КДАУда авыл хуҗалыгы культураларын ясауның югары эффектив, ресурсларны саклап калырлык технологияләрен эшләү һәм тормышка ашыруга аерым игътибар бирелә. Регионның әйдәп баручы вузлары һәм фәнни учреждениеләре белән фәнни хезмәттәшлек турында килешүләр төзелә.

АПКда түбәндәге инновацияләр буенча фәнни-җитештерү үзәкләре булдырылган: АПК да саклану технологияләрен гамәлгә кертү, информацион-консультацион, АПК белгечләренең квалификацияләрен күтәрү, авыл хуҗалыгы һәм урман ресурсларының аэрокосмик тикшеренүләре. РАФ, ТР ФА, ТР ФА экология һәм табигать системалары Институты, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы каршындагы РИВЦ белән актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек күрсәтелә.

КДАУ мәгариф һәм фән өлкәсендә РФ һәм ТР халыкара хезмәттәшлегендә актив катнаша, уку-укыту программаларын, фәнни тикшеренүләрне, оешма һәм идарә итүне халыкара киңлеккә ирештерү максатында мәдәни элемтәләрне үстерә. Бу Болонск процессының төп мәсьәләләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирә һәм фән һәм мәгарифне халыкара системага интеграцияләүгә йогынты ясый. Халыкара элемтәләр икеяклы килешүләр хисабына үсә. Германия, АКШ, Бөек Британия, Дания вузлары һәм оешмалары белән студентлар алмашыну, академик алмашулар үсә. Бүгенге көндә университетның Питсбург университеты (Канзас штаты, АКШ), Эберсвальд (Германия) университетлары белән төзелгән килешү бар. Һәр ел университет студентлары практика узганда APOLLO һәм LOGO программаларында актив катнашалар.

Университетның студентлары һәм хезмәткәрләре өчен уку-спорт һәм сәламәтләндерү чараларын үткәрергә Ферма-2 уку шәһәрчегендә 2263,6 м2 мәйданы булган спорт комплексы бар. Ул спорт залы, көрәш залы, авыр атлетика залы, аэробика, ату тиры, шахмат клубы, чаңгы базасы, стадион һәм ачык спорт мәйданчыклары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, университетның 50 урын сыешлы Лаеш урманчылыгының урман массивы зонасында җәйге эш, спорт-сәламәтләндерү лагере бар.

Ферма-2 уку шәһәрчегендә студентлар һәм университет хезмәткәрләре тормышы һәм ялы өчен барлык шартлар да тудырылган. 1464 урынга исәпләнгән тулай торакның 5 бинасы, 2 ашханәсе, 6 буфеты һәм 1 кафесы бар. Беренче медицина хезмәте күрсәтү Ферма-2 уку шәһәрчегенең медпунктында башкарыла, аның мәйданы 140 м2. Ул 6 нчы номерлы тулай торак бинасында урнашкан. Медицина хезмәте шулай ук 9 нчы номерлы поликлиникада да күрсәтелә.

КДАУ соңгы биш ел эчендә үзенең материаль-техник базасын ныгыту өчен шактый гына көч куйды: төп фондларның күләме 48 млн сумга артты. Локаль челтәр һәм Интернет тоташтырылды, компьютерларның гомуми саны 350 берәмлек исәпләнә.

Соңгы 5 елда башкарылган ремонт эшләренең һәм бина-корылмаларны реконструкцияләүнең күләме 111 млн сум тәшкил итә. Эксплуатациягә 140 урынлык ашханә, ФПК тыңлаучылары өчен 60 урынлык һәм студентлар өчен 50 урынлык тулай торак кертелде.

Милли проектның приоритет юнәлешләрен реализацияләү кысаларында АПКның алга таба үсеше кадрлар әзерләүдә, авыл хуҗалыгы производствосының үсешен яңача һәм фәнни яктан тәэмин итүдә камилрәк юллар табуны таләп итә. Шушы максаттан чыгып, ТР и РФ вузларының материаль-техник базасы һәм фәнни-педагогик потенциалы, фәнни учреждениеләр, эре җитештерү агрокомплекслары, агробизнес-структуралар көчләрен берләштерү зарур. Моңа “Татарстан Республикасының корпоратив аграр университеты” Ассоциациясен оештырып ирешеп була. Ассоциациянең төп максаты – Халык тормышының сыйфатын күтәрү юнәлешендәге АПК белгечләре әзерләүнең инновацион юллары нигезендә конкурентлыкка сәләтле булган авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү.

Аграр вузның үткәне һәм абруе, укытучы-профессорлар коллективы, яхшы уку корпуслары, инновацион технологияләр һәм фәнни казанышлар – КДАУның алга таба үсеш нигезе.